13 майда Казан дәүләт мәдәният институты базасында Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» милли һөнәри осталык чемпионатының «Башкару осталыгы – вокал» компетенциясе буенча республика этабы узды. Ярышта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Регина Михедюкова катнашты. Белгечләр арасында ул икенче урынны ала.
Конкурс кысаларында белгечләргә төрле жанрларда ике җыр башкарырга кирәк иде. Барлык катнашучылар да призлар, дипломнар, медальләр алдылар.