Казанда Мөмкинлекләр фестивале узды

2024 елның 14 мае, сишәмбе

13 майда Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты кысаларында Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында авыр һәм күп төрле үсеш бозулары, шул исәптән интеллектуаль бозулары булган затлар өчен Мөмкинлекләр фестивале узды.

Чарада Казан оешмаларыннан 67 кеше катнашты. Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, ТР «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Разия Савченко, ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең мәгариф өлкәсендәге проектларны үстерү юнәлеше җитәкчесе Анна Сидоренко чыгыш ясадылар.

Мөмкинлекләр фестивале кысаларында Социаль инициативаларны үстерү ассоциациясе һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Бүләкләү тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты. Чара нәтиҗәләре буенча катнашучыларга иганәчеләрдән сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International