11–12 майда Казанда Зур гаилә яллары узды. Бу көнне Татарстан башкаласында Казан марафоны узды. Бу көн Максим Крюков һәм Анастасия Суркова өчен аеруча дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды – марафонда катнашучы егет сөйгәненә тәкъдим ясады.
Яшьләр якынча 1,5 ел элек уртак танышлары аша танышканнар. Танышудан соң икенче көнне алар театрга барган. «Без Анастасия белән танышканнан соң ике ай үткәч очраша башладык», – дип искә ала яшь ир-егет.
Максим үзе Яр Чаллыдан, Казанда яши, укый һәм эшли. Быел ул медицина университетын тәмамлый. Анастасия Ульяновсктан, халыкара компаниядә менеджер булып эшли, чит телләр белә. Яшь парны актив ял итүгә мәхәббәт берләштерә. Максим спорт белән шөгыльләнә, сноуборд, сәяхәтләр ярата. Анастасия картиналар яза, фитнес белән шөгыльләнә, еш сәяхәт итә. Быел ул сноубордка баскан.
Гаиләне булдыру турындагы мөһим карар хөрмәтенә яшьләргә Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләкләре тапшырылды: шифаханәгә юлламалар, шулай ук театр һәм музейга билетлар.