9 майда Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тәтеш районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котладылар.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисеннән, район башлыгыннан һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегеннән бүләк җыелмалары тапшырылды. Шулай ук учреждениедә яшәүчеләр өчен бәйрәм табыны һәм Тәтеш районы мәдәният волонтерларыннан концерт программасы оештырылды.