Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бармак гимнастикасын уңышлы кулланалар. «Мондый чаралар хәтерне һәм кулларның вак моторикасын яхшырта, өлкән яшьтәге кешеләрнең хәрәкәт активлыгын сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә, кәефне күтәрә», – ди социаль тернәкләндерү белгече Татьяна Стригачева.
Шул ук вакытта дәресләрдә социаль хезмәтләр алучыларны кызыксындырырга ярдәм итүче, аларның активлыгын стимуллаштыручы элементлар кулланыла. Мәсәлән, 68 яшьлек Рамил Булатов белән дәрес вакытында Татьяна Стригачева энәле туплар, массаж роликлары, су-джок шарлары куллана. Рамил Булатов инсульт кичергән, аннан соң аның уң ягы параличланган, сөйләме бозылган. Тернәкләндерү дәресләре аның тирә-юнь дөньясына кызыксынуын уята, ул аралашырга тырыша.
Татьяна Стригачева сүзләренчә, барлык аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларда уңай динамика күзәтелә: алар белән максатчан һәм системалы тернәкләндерү эше яхшы нәтиҗә бирә.