Казанда Зур гаилә яллары узды

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

«Зур гаилә яллары» – 2024 елда башланган масштаблы бөтенроссия проекты. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган. Проект гаиләнең төрле буыннарын берләштерүгә юнәлдерелгән. Зур гаилә яллары кысаларында республика халкы өчен барлык муниципаль берәмлекләрдә төрле активлыклар оештырылачак – күп буынлы гаиләләр һәм төрле яшьтәге балалар катнашында мәдәни-массакүләм, күңел ачу, танып белү чаралары. Бу гаилә белән бергә вакыт үткәрү, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытучы яңа традицияләр булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек.

Татарстанда Зур гаилә яллары майдан сентябрьгә кадәр, барлык муниципаль районнарда узачак. Вакыйгалар ике көн рәттән – шимбә һәм якшәмбе көннәрендә узачак.

Казанда беренче Зур гаилә яллары 11–12 майда узды. Киләсе чаралар 1–2 июньгә, 6–7 июльгә планлаштырылган.

Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен концерт программасы, гаилә мастер-класслары, гаиләләр һәм балалар өчен төрле интерактивлар оештырылды. Параллель рәвештә Казан музейларында балалы гаиләләр өчен интерактив программалар, квестлар һәм төрле мастер-класслар узды. Китапханәләрдә китап күргәзмәләренә һәм гаилә укучылар клубына кушылырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International