Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен Александр атакай һәм Сәлмән хәзрәт белән очрашу оештырдылар. Мөселман һәм христиан дини конфессияләре вәкилләре «Ничек үз-үзең һәм тирәлек белән гармониядә булырга» дигән темага аңлату-белем бирү әңгәмәсе үткәрделәр.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар милли бәйрәме билгеләп үтелде.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Әлмәт муниципаль районының медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» үзәге базасындагы стажировка мәйданчыгында булдылар.
«Шәхесне формалаштыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы чара үткәрде. Анда риск төркеменә кергән 17 балигъ булмаган бала катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
17 июньдә Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган Россия Федерациясе территориясендә икътисадның төрле өлкәләрендә яшьләрне эшкә урнаштыручы оешмалар арасында яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы практикалары бөтенроссия конкурсы старт ала.
Социаль хезмәтләр алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри тәҗрибәсен, осталыгын, күнекмәләрен һәм осталыкларын өйрәнү һәм тарату максатларында Министрлык «Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестивален үткәрә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
12–14 июльдә Удмуртия Республикасының Глазов шәһәрендә «Ритм Удмуртиядә» социаль үзгәрешләр лидерларының региональ инклюзив форумы узачак. Өч көн дәвамында катнашучылар идеядән тулы социаль яки социаль-эшкуарлык проектын булдыруга кадәр юл үтәчәк.