Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Балалар уеннарда, эстафеталарда, викториналарда катнаштылар, шулай итеп юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын һәм машина юлында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар.
Бәйрәм кунаклары, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Екатерина Монасипова һәм Азат Мөбарәкшин, балалар белән кызыклы әңгәмә үткәрделәр һәм яктылыкны кире кайтара торган предметлар тапшырдылар.