Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының җәйге лагеренда балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Яшел фитнес» спорт гимнастикасы оештырылды.
Хәзерге вакытта гимнастика өчен бик күп физик күнегүләр комплекслары бар, әмма нәкъ менә гимнастиканың классик варианты организмны тонуска китерергә, сүлпәнлекне һәм йокымсырауны бетерергә ярдәм итә. Җентекләп сайлап алынган күнегүләр комплексында буыннарны сузу һәм эшкәртү элементлары булган җиңел гомуми савыктыру хәрәкәтләре, сулыш гимнастикасы, координация гимнастикасы, саф һавада йога өстенлек итә. Чара шулай ук балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен төзәтүгә юнәлдерелгән. Бергәләп оештырылган ял итү балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрнең нормальләшүенә китерә.
Чарада 5 ата-ана һәм 15 бала катнашты.