Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Оксана Прокопьева бүлек хезмәткәрләре арасында мошенниклык гамәлләрен кисәтү буенча методик сәгать үткәрде.
Оксана Фәргать кызы IT-җинаятьләр кылуның иң киң таралган ысуллары, цифрлы технологияләр кулланып урлау куркынычлары һәм алардан саклану ысуллары турында сөйләде. Белгечләргә ничек мошенникларның корбаны булмаска, әгәр финанс мошенниклык корбаны булсалар, нишләргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
Методик сәгатькә әзерлек барышында Россия Үзәк банкының мәгълүмати-методик материаллары файдаланылды. Шулай ук алар нигезендә социаль хезмәтләр алучылар арасында профилактик эш уздыру өчен «Мошенниклык практикаларына каршы тору» белешмәсе эшләнде.