20 июльдә Чүпрәле районы прокуроры Олег Гайнетдинов ярдәме белән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен табигатькә чын туристик поход оештырылды.
Прокурор балаларга табигатьтә үзеңне тота белүнең мөһимлеге турында сөйләде, походларда һәм экскурсияләрдә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты, туристик җиһазлар һәм җайланмалар белән таныштырды. Балалар практик дәресләрдә актив катнаштылар.
«Форпост» МБУ директоры Альберт Сөләйманов оештырган командалы хәрби-тактик уен һәркем өчен дә кызыклы сюрприз булды.