Түбән Кама районында өйдә микротернәкләндерү үзәге эшли

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә микротернәкләндерү үзәген төзү буенча «Яңа офыклар» проекты 2023 елның июленнән гамәлгә ашырыла. Бүген инде проектта катнашучылар белән эшләүнең уңай нәтиҗәләре турында сөйләргә була.

Ильясовлар гаиләсе социаль хезмәт күрсәтүдә тора һәм проектта катнашучыларның берсе булып тора. Мансур Ильясов – инвалид бала. «Яңа офыклар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында гаиләгә даими рәвештә мобиль бригада белгечләре килә.

Ильясовлар гаиләсе проектны гамәлгә ашыруда актив катнаша, белгечләрнең киңәшләрен тыңлый, мөмкин булганча баланы социализацияләү өчен төрле социомәдәни чараларга йөри. Мобиль бригада белгечләренең бердәм эше һәм гаиләсенең өзлексез тернәкләндерү процессына җәлеп ителүе нәтиҗәсендә Мансур кечкенә адымнар белән зур максатка таба алга бара һәм сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International