Бүген Әлмәттә Евгений Федоров исемендәге «Рәхмәт Сезгә...» III ачык иҗат фестивале узды. Ул бөтен Россиядән 18 яшьтән 70 яшькә кадәр инвалидлыгы булган әдәби һәм музыкаль иҗат өлкәсендә яңа авторларны җыйды.
«Сәламәтлек. Җаваплылык. Хезмәт» иҗтимагый-агарту кампаниясе кысаларында «Хезмәтне саклау эштә» иң яхшы фотоэшләргә конкурс үткәрелә. Фотоларның предметы булып хезмәтне саклау белән бәйле теләсә нинди сюжетлар тора ала.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә альбомына күз сал» чаралар циклы уздырдылар. Бу юлы тематик дәресләрне дәвам итү өчен Рәмил Кәлимуллинның 66 яшьлек юбилее сәбәп булды.
Әтнә районындагы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре – авыл китапханәсенең еш кунаклары. Социаль хезмәткәрләр биредә районның төрле оешмалары вәкилләре белән очрашулар үткәрәләр, әдәби кичәләр оештыралар.
27 июньдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел саен үткәрелә торган татар бәйрәме – Сабантуй билгеләп үтелде. Бәйрәмне район Мәдәният сарае артистлары һәм Минзәләнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре алып барды.
27 июньдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр белән социаль ятимлекне профилактикалау буенча әңгәмә үткәрде.
Азнакай районының «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән арт-терапевтик дәрес үткәрделәр. Балалар һәм аларның әниләре мандалалар ясадылар.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Без бергә наркотикларга каршы!» акциясендә катнаштылар.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестрының брасс-секстетын кабул итәргә шат иде.
27 июньдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында керамика остаханәсендә мастер-класс үткәрелде. Балалар һәм ата-аналар 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә сувенирлар ясадылар.