Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актив мәгълүмати эшен дәвам итә.
Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 33 528 берәмлекне тәшкил итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында киңәшмә узды, анда 2024 елда «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына «Фронтовикны кочакла» акциясе кысаларында волонтерлар отряды активистлары, медицина училищесы студентлары килде.
27 февраль көнне Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Балаларда һәм яшүсмерләрдә наркотиклар куллануга һәм аның белән бәйле яшәү рәвешенә һәм үз-үзеңне тотышка карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру» темасына индивидуаль профилактик әңгәмә үткәрелде.
Яшел Үзән районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы белгече «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең законлы вәкилләре белән максатчан очрашу үткәрде.
Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Геройлар гаиләсе» фотокүргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне ачуга махсус хәрби операциядә катнашучы һәм МХО катнашучыларының туганнары чакырылган иде.
27 февральдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган профилактик чара узды.
27 февральдә «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казан җирле бүлеге белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Хезмәттәшлек балалар һәм яшьләр өчен мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирүне үстерүгә юнәлдереләчәк.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операция сугышчыларына көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.