Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына «Фронтовикны кочакла» акциясе кысаларында волонтерлар отряды активистлары, медицина училищесы студентлары килде.
Волонтерлар тыл хезмәтчәннәре белән әңгәмә кордылар, гади халыкның сугыш һәм сугыштан соңгы чордагы тормышы турындагы тарихларны тыңладылар. Студентлар ветераннарга Җиңү өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларга озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләделәр.
Мондый чараларның максаты – тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия бирү.