Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында киңәшмә узды, анда 2024 елда «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне министр урынбасары, региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эш төркеме җитәкчесе Юлия Абдреева үткәрде.
Видеоконференцэлемтә режимында чарага региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эш төркеме әгъзалары, шулай ук комплекста катнашучылар: социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә эшләүче иртә ярдәм кабинетлары / хезмәтләре белгечләре кушылды.
Региональ чаралар комплексы турында тулы мәгълүмат биредә: https://mtsz.tatarstan.ru/regionalniy-kompleks-mer-podderzhka-semey.htm?pub_id=4372984.