«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә хезмәттәшлек турында мөһим килешү имзаладылар

2025 елның 28 феврале, җомга

27 февральдә «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казан җирле бүлеге белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Хезмәттәшлек балалар һәм яшьләр өчен мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирүне үстерүгә юнәлдереләчәк.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре бергәләп яхшырак белем бирү киңлеген формалаштыру һәм үз карамагындагыларга сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен күбрәк эшли алачакларына ышаналар. Уртак эшчәнлек барышында тәҗрибә уртаклашу, төрле оешмалардан экспертлар җәлеп итү, кызыклы чаралар үткәрү планлаштырыла. Хезмәттәшлекнең максаты – республика балаларына һәм яшүсмерләренә файда китерә торган проектларны һәм программаларны уңышлы гамәлгә ашыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International