Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 33 528 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 28,7 % сәнәгатьтә (9,6 мең эш урыны);
- 11,6 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (3,9 мең эш урыны);
- 9,1 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (3 мең эш урыны);
- 7,5 % транспортта (2,5 мең эш урыны);
- 6,2 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,1 мең эш урыны);
- 1,5 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,5 мең эш урыны);
- 0,6 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 34,8 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (11,7 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,1 кеше тәшкил итә. 3 255 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.