«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә мәшгульлек үзәге вәкиле белән очрашу узды

2025 елның 28 феврале, җомга

Яшел Үзән районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы белгече «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең законлы вәкилләре белән максатчан очрашу үткәрде.

Анда ата-аналарны эшкә урнаштыру, «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты буенча өстәмә һөнәр алу мөмкинлекләре турында сүз барды. Инспектор мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр турында сөйләде, иң кирәкле һөнәрләр исемлеге белән таныштырды.

Ата-аналар кирәкле мәгълүмат һәм үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International