14 май көнне Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Әгерҗенең “Наз” приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр “Дубрава” реабилитация үзәгендә дәваланучылар өчен “9 нчы май көйләре” исемле зур концерт куйды.
Яшүсмерләр сугыш чорындагы популяр җырларны башкарганда, кушылып җырлаучы тамашачыларның күзләрендә яшь иде. Башкарылган биюләр, сөйләнгән шигырьләр тамашачыларны, шул куркыныч һәм авыр сугыш чорына алып кайткан төсле булды. Чара барышында сугыш кырларында һәм яңа гына арадан киткән сугыш ветераннарын искә алып 1 минут тынлык игълан ителде. Һәр тамашачы үз күргәннәрен,авыр сугыш чорларын балаларга сөйләде.
Бәйрәм концерты һәр тамашачының, һәр катнашучының күңелендә көчле дулкынлану хисләре калдырды. Арабыздан ветераннар буыны китеп бара, авыр сугыш чорларын үз күзләре белән күргәннәр арабызда аз гына калды. Шул сугыштан соң авыр кичерешләр һәм сагышлар белән яшәгән буынны, Бөек Ватан сугышы хатирәләрен хәтердә сакларга, һәм яшь үсеп килүче буынга тапшырырга, аңлатырга тиеш. Бүгенге көндә арабызда булмаган, яу кырларында ятып калган батыр солдатларыбызны онытмыйк, аларны хөрмәт итик, дан җырлыйк!