Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар бу көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә уза.
Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә бүген "Барысы да гаиләдән башлана" дигән темага әңгәмә үтте. Балаларны өлкәннәр белән әдәпле аралашырга өйрәттеләр, гаилә традицияләрен торгызуның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
Ә Лаешның "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән конкурс-уен программасы оештырылды. Балалар һәм ата-аналар, җитезлек һәм зирәклек күрсәтеп, конкурсларда актив катнаштылар. Һәр нәни катнашучыга диплом һәм истәлекле сувенир тапшырылды.
Бәйрәм татлы сыйларны тарату белән тәмамланды.