Ветераннар цифрлы телевидениегә күчә

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

14 майда Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинга цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчү өчен җиһаз урнаштырылды.

Җиһазны шәхси эшмәкәр Марат Шәмсиев бушлай бирде, көйләүне "Таттелеком" хезмәткәрләре башкарды. "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләүче волонтер ветеранга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International