Яшьүсмер чорда һәр кеше билгеле бер кризис кичерә, чөнки бу вакыт — олыгаю, җенси өлгерү, шәхес буларак формалашу чоры. Тышкы һәм эчке үзгәрешләр кешенең психоэмоциональ халәтенә сизелерлек йогынты ясый. Әлбәттә, үсеп килүче кеше өчен иң яхшы дусты һәм киңәшчесе булып аның гаиләсе тора. Әмма өйдәге мөнәсәбәтләр һәрвакытта да имин булып тормый.
Кайбер вакытта ызгышлар, үпкәләшүләр, аңлашылмаучанлыклар, хәтта агрессия һәм кул күтәрүләр дә булырга мөмкин. Нәкъ менә шундый очраклар өчен балалар ышаныч телефоны булдырылды. "Балалар ышаныч телефоны" белгечләре һәрвакыт игътибар белән тыңларга, ярдәм күрсәтергә, киңәш бирергә һәм яшьүсмерләргә очраган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә әзер.
Бүгенге көндә Чистай шәһәрендә өлкәннәр һәм яшьүсмерләрнең бик азы гына балалар ышаныч телефоны турында белә. Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә халыкка мәгълүмати белешмәлекләр таратты.