17 май көнне "Әкият" курчак театрында "Чиксез талантлар фестивале" II Республика яшьләр фестивале финалистлары һәм җиңүчеләре бүләкләнде.
Конкурста Лаеш районыннан Александр Анисимов катнашты. Финалга чыгучыларны "Алтын көз" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм педагог Галина Григорьева әзерләде.
Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр фестиваль финалистлары һәм җиңүчеләре булды.
Юлия Иванова "Сәнгать белән рухландырылган" номинациясендә финалист дипломы белән бүләкләнде. Ирек Сафин "Матурлык детальләре" номинациясендә призер булды.
Котлаулар тантанасына Апас районының "Таң" комплекслы үзәге "Көчле рухлы" клубы активисты Илнур Азизов та чакырылган иде. Ул "Әдәби иҗат" һәм"Чикләрсез спорт" номинацияләрендә җиңүче дип табылды, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.