Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре Республика матди ярдәм (компенсация түләүләр) үзәгенең хезмәткәрләре һәм хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
“Ышаныч” үзәге белгечләре очрашуда катнашучыларга үзәктә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре hәм исемлеге, социаль хезмәтләргә 2019 елга расланган яңа тарифлар; социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасы, аның үзенчәлекләре hәм эчтәлеге; түләүле hәм түләүсез нигездә социаль хезмәт күрсәтү шартлары турында сөйләделәр.
Шулай ук “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проектын гамәлгә ашыру турында ТР Министрлар Кабинеты карарын үтәү темасы яктыртылды. “Гаиләгә кабул итү” төшенчәсе, яңа гаиләгә кабул ителә ала торган гражданнар категорияләре; гаиләгә кабул итү процедурасы, механизмы, гариза hәм карар кабул итү турында килешү төзү өчен документлар исемлеге әйтелде. Кабул итүче як өчен өлкән яшьтәге кешеләрне тоту чыгымнарын каплау системасы, килешү шартларын үтәүне контрольдә тоту системасы турында мәгълүмат бирелде.
Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөhимлеген hәм актуальлеген билгеләп үтте. Куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде. Очрашу ахырында катнашучылар аны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Яр Чаллы шәһәренең “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.