"Шатлык" социаль приютында патриотик юнәлештәге чара узды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында мәктәп яшендәге балалар өчен дәрес-дискуссия үткәрелде.

Балаларны армия, хәрби хезмәт, хәрби бурыч төшенчәләре белән таныштырдылар, Россия Федерациясе кораллы көчләрен булдыру тарихы турында сөйләделәр.

Соңыннан балалар "Россия Федерациясе кораллы көчләрен булдыру көне" исемле презентация карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International