Түбән Кама мәшгульлек үзәге белгече "Киләчәккә караш" мәгълүмат сәгате үткәрде

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

17 май көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Кама Аланы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайтты. Учреждениенең профконсультанты балалар белән "Киләчәккә караш" мәгълүмат сәгате һәм һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уздырды.

Чарада барлыгы 149 укучы катнашты. Дәрес барышында балалар киләчәктә югары квалификацияле белгеч булырга ярдәм итәчәк заманча һөнәр сайлау мәсьәләсе турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International