"Умырзая үзәгендәге балалар әкиятләр дөньясында

2019 елның 31 мае, җомга

30 май көнне Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү үзәге балалары өчен "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән мавыктыргыч уен үткәрде.

Балалар уенда актив һәм кызыксыну белән катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Әкиятләрне искә төшерделәр, әкият геройларын таптылар. Балалар әкиятләрне бик яхшы белүләрен раслады.

Интерактив аралашу алымнары кулланыла торган мондый чаралар яшь укучыларны битараф калдырмый. Мондый чара - балаларның укырга яратуларын һәм моны бик теләп эшләүләрен дәлилләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International