Минзәләдә әти-әниләрне балаларына үз мәхәббәтләрен ачарга өйрәтәләр

2019 елның 31 мае, җомга

Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Кудряшова Наталия ата-аналар белән "Балага үз мәхәббәтеңне ничек ачарга"  дигән тренинг үткәрде.

Әлеге тренингның максаты – балалар белән ата-аналарның мөнәсәбәтләрен яхшыртуга ярдәм итү һәм ата-аналарда нәтиҗәле хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Әлеге тренинг ата-аналарга үз балаңны аңлау дәрәҗәсен күрергә мөмкинлек бирә, балалар белән мөнәсәбәтләрне аңларга һәм аларны эмоциональ яктан баетырга ярдәм итә.

Ата-аналарга ата-ана мәхәббәте сукмагы буенча узарга тәкъдим ителде. Алар ситуацияләрне чишүдә актив катнашты, "Бәхет - ул гади" темасына видеоролик карадылар һәм фикер алыштылар, төрле  күнегүләр башкардылар.  Ата-аналарны балаларына үз мәхәббәтен ачу ысуллары белән таныштырдылар - бу сүз, кагылу һәм караш.

 Очрашу ахырында ата-аналар "Ата-аналар өчен 10 тыюлык" дигән белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International