Министрлык вәкилләре инклюзив һөнәри белем бирү буенча конференциядә катнашты

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре вәкилләре "Инклюзив һөнәри белем бирүне оештыруга заманча алымнар"дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Әлеге чарада инвалидлыгы һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга инклюзив һөнәри белем бирүнең актуаль мәсьәләләре, барлык этапларда яшь инвалидларга һөнәри юнәлеш бирүдән эшкә урнашырга кадәр ярдәм итү мөһимлеге турында фикер алыштылар. Конференция барышында катнашучылар өчен төрле мастер-класслар һәм инклюзив һөнәри белем бирү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тәкъдир итү оештырылды.

Конференция Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны укыту буенча федераль методик үзәк, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан төзелеш көллияте ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International