Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен май аенда “Без наркотикларга каршы” темасына төрле чаралар уткәрелде.
Тәрбияче Э.Фазлыева наркотик турында яшь буынга тиешле объектив мәгълүмат бирде. Әлеге дәреснең максаты һәм бурычлары - балаларга наркоманиянең кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынтысын аңлату; наркоманиянең начар нәтиҗәгә китерүен ачыклау, аерым шәхес өчен дә, җәмгыять өчен дә наркомания проблемасының актуальлеген һәм әһәмиятен күрсәтү иде.
Соңыннан "Наркотикларсыз дөнья!" дигән фильм карадылар. Ул балаларны начар гадәтләргә каршы көрәшергә һәм яшьтәшләре басымына каршы торырга өйрәтте. Ахырда, уртак көч белән, "Наркотикларга юк!" исеме белән стена газетасы чыгарылды.