Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр саф һавада дәресләрдә катнаша

2019 елның 31 мае, җомга

Яз-җәй көннәрендә Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар өчен төркемле һәм шәхси дәресләр урамда саф һавада оештырыла.

Бүген 31 май көнне баш шәфкать туташы Раушания Гәреева аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен ЛФК дәресе үткәрде. Пенсионерлар һәм инвалидлар тренажер тубы белән шөгыльләнде,  куллар, җилкәләр, баш һәм муенга гимнастика ясадылар.

Әлеге дәреснең максаты сәламәтлекне ныгыту, тормышка кызыксыну уяту, вак моториканы үстерү. Социаль хезмәт алучылар бик теләп әлеге дәрестә шөгыльләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International