Яшел Үзән мәшгульлек үзәге мобиль офисы авыл җирлекләренә чыгуын дәвам итә

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

5 нче июльдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы Октябрьский авыл җирлеге башкарма комитетында булды.

Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге белгече 11 гражданга мәшгульлек, һөнәри уку һәм яңадан уку өлкәсе, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм билгеләү шартлары, эшмәкәрлек эшчәнлеге сыйфатында үзмәшгульлек һәм җәмәгать эшләре оештыру сораулары буенча консультация бирде. 4 граждан яңадан рәсмиләштерү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International