Түбән Кама "Веста"да "Аеклык ноктасы" клубы утырышы узды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

3 нче июль көнне Түбән Кама "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова "Аеклык ноктасы" клубы әгъза-хатын-кызлар белән “Мәхәббәт һәр яшьтә дә килә” дигән темага чираттагы дәрес уздырды. 

Дәрес башында психолог катнашучыларга "Ромашка", "Яраткан хат", "Никах игъланы", "Парларда сөйләшү", "Бәйләүче җеп" күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр катнашучыларга үз тормышларына яңача карарга, үзләре турында хаталы күзаллауларны билгеләп үтәргә, үзләренең эчке тискәре хис-тойгылары өстендә эшләргә, аларны тәҗрибәгә яки ресурска күчерергә мөмкинлек бирде.

Йомгаклау даирәсендә катнашучылар иң катлаулы бирем булып уңай сыйфатларыңны күрсәтүне атадылар. "Парлардасөйләшү" күнегүе бик файдалы булды. Катнашучыларга кем ярдәм кулы сузарга әзер, ә кем үз гамәлләре белән “бәйлелек баткаклыгына тарта” икәнен аңларга вакыт җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International