“Изгелек”  үзәгендә "Вдохновение" ветераннар хоры концерты

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Гаилә җепләренең ныклыгы" дигән бәйрәм концертын “Вдохновение” ветераннар хоры иҗат коллективы тәкъдим итте.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү һәм актив социаль тормышка юнәлеш бирү иде.

Артистлар баянның дәртле көе астында матур милли костюмнардан моңлы җырлары белән тамашачыларны музыка дөньясына җәлеп итте. Рус халык шаян җырлары һәм гыйбрәтле мәсәлләр социаль хезмәт алучыларга яшь чакларындагы яшьлек атмосферасын искә төшерергә мөмкинлек бирде. Алар таныш көйләргә кушылып җырлады, чын күңелдән артисларны алкышлады. Хор башкаруында татар халык җырлары ветераннарның якты, аеруча тәэсирле номерлары булып калды.

Тамашачылар артистларга үзләренең җәйге ял вакытында аларга игътибар күрсәткәннәре һәм бәйрәм концерты бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерде. Социаль хезмәт алучыларның шатлыклы йөзләре һәм аларның киләчәктә тагын концерт программасы белән килүләрен сораулары, кунаклар өчен тагын да зур бүләк булды.

Чарада 32 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International