Яңа Чишмә районың мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле кешеләрне һәм пенсиягә чыгу яшендәге гражданнарны 11 июльдә район эш бирүчеләре катнашында узачак махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә чакыра.
Ярминкәгә килүчеләр түбәндәге мөмкинлекләр алачак:
- Предприятиеләр һәм оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә узу һәм эш бирүчеләргә булган вакансияләргә үз кандидатураңны тәкъдим итү;
- Яңа Чишмә районы эш бирүчеләре тәкъдим итүче буш эш урыннары турындагы мәгълүмат белән танышу;
- Хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча консультация алу.
Эш эзләүче гражданнарны түбәндәге адрес буенча көтәләр: Яңа Чишмә, Ленин ур., 93 нче йорт. Чара сәг. 09.00 башлана.
Белешмәләр өчен телефон 2-23-43.