Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында балалар өчен "Балалар түтәлдә" проектын тормышка ашыру дәвам итә. Тәрбияче Эльвира Сабирҗанова балаларга бакча чәчәкләрен, күпьеллык үләннәрне, күпьеллык чәчәкләрне карау тәртибе – су сибү, тукландыру һәм аерым алганда, бакчадагы розаларның корыган яфракларын, чәчәкләрен,ботакларын кисү кагыйдәләре турында сөйләде.
8 бала шатланды, тәрбияләнүчеләрене сөендереп ак, алсу роза чәчәкләре куперелеп, хуш исләргә күмелеп утыра. Балалар барлык эшләрнең дә дөрес башкарылулрына, розаларны карау эшләре дөрес тәртиптә баруына тагын бер кат ышандылар һәм үз хезмәтләре өчен горурландылар.