20 нче июль көнне "Татарстан – Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте "Балаларда көч"сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм хәйрия фонды белән берлектә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үзәк нерв системасы зарарланган балаларның психомотор һәм сөйләм үсешендә тайпылышларны алдан ачыклау һәм фаразлау өчен медик-психологик-педагогик юнәлештәге белгечләрнең мобиль бригадасы эше оештырылды.
Чара " Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында узды.
Үткәрелгән акция нәтиҗәсендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 9 бала тикшерелде. Алар барысы да тәкъдим итү характерындагы бәяләмәләр, шулай ук Казан шәһәрендәге "Балаларда көч" үзәгендә тернәкләндерү курсын узарга чакыру алды.
19 июль көнне "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, шулай ук күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр өчен "Мәрхәмәт салаваты" мохтаҗларга ярдәм хәйрия фонды ярдәме белән балигъ булмаганнар өчен материаллар, уен һәм үстерүче материаллар, бушлай азык-төлек җыелмалары алу җәһәтеннән Казанга хәйрия сәфәре үткәрелде.