"Кайгырту" үзәге психологы яшүсмерләр өчен чаралар үткәрде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

18нче июльдә Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге
үзәге психологы Ю. Казакова яшүсмерләр өчен исемле тренинг үткәрде.

"Өлкәннәр белән хезмәттәшлек итә алам!" тренингында 14–16 яшьлек балалар катнашты.

Әлеге тренингның максаты гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр нигезендә баланың өлкәннәр белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен булдыру.

Катнашучылар белән берничә күнегүләр уздырылды, анда алар актив катнашты., "Гаиләдә рәхимсез мөгамәлә" исемле сурәттасма карадылар. Дәрес ахырында алар үз фикерләрен әйтте, ышанычлы мөнәсәбәтләр, тактик элемтә урнаштырдылар, бер-берсен аңларга өйрәнделәр.

Биредә шулай ук, "Мин һәм әйләнә-тирә дөнья" исемле лекция узды. Лекциядә гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә исәптә торучы 11–15 яшьлек 9 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International