"Тургай" социаль приютында чын патриотлар тәрбиялиләр

2019 елның 21 июле, якшәмбе

18 нче июльдә Минзәлә муниципаль районында "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче 12 бала Минзәлә шәһәренең "Патриотлар үстерәбез" җиде көнлек хәрби-патриотик лагерена барды. Лагерь кыр шартларында уңайлы яшәү белән хәрби романтиканы үз эченә ала.

Ул шәһәр ыгы-зыгысыннан ерак түгел, экологик чиста урында урнашкан. Тәрбияләнүче балаларны үз эшләрен яратучы һәм профессиональ тәрбиячеләр  командасы күзәтә. Аларның программалары кадет мәктәбенең инструкторлары, укытучылары һәм тәҗрибәле методистлары тарафыннан эшләнгән. Балалар махсус саклана торган территориядә, лагерьда медпункт, спорт корылмалары бар.

"Патриотлар үстерәбез" хәрби-патриотик лагерында балаларны командада эшләргә, аралашырга, нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә генә түгел, үзләрен өлкәннәрчә дә тоярга өйрәтәләр.

Лагерьга килгәч яшусмәрләр шунда ук башка балалар белән дуслашты, чөнки монда патриотизм хисе генә түгел, коллектив аралашу сәләте дә тәрбияләнә. Монда балаларны тәрбияләүдә бик күп бурычлар гамәлгә ашырыла: физик культура һәм хәрби-гамәли спорт төрләре белән системалы шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту, кыр шартларында актив ял оештыру, яшусмерләрнең патриотик аңы, ватанга мәхәббәт, хәрби хезмәтнең абруен күтәрү; хокук бозуларны, сукбайлыкны, асоциаль тәртипне профилактикалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International