Татарстанга Бөтенроссия инвалидлар җәйге спартакиадасы флагы тапшырылачак

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген Йошкар-Олада III Бөтенроссия инвалидлар җәйге спартакиадасының финал көне, анда 65 регионнан 2000нән артык кеше катнаша.

19 сәгатьтә "Марий Эл" боз сараенда ябылу  һәм 2023 елда Казанда ярышлар үткәрү өчен  Марий Эл республикасы  Татарстанга спартакиада флагын тапшыру тантанасы узачак.

Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International