Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында ел саен үткәрелә торган шахмат турниры узды

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында традицион рәвештә ел саен уздырыла торган шахмат турниры үткәрелде.

Интеллектуаль спорт уенын яратучылар чираттагы тапкыр шахмат баталияләрендә көч сынашты, үз осталыкларын күрсәтте. Бу юлы турнирда катнашырга Олы Шәмәк урта мәктәбе укучысы Мария Лашманованы да чакырдылар.

Барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International