ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2025 ел
җомга

Бүген Яр Чаллыда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең структур бүлекчәләре мөдирләре, социаль хезмәткәрләре белән зона киңәшмәсе узды.

«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Питрәч район үзәк хастаханәсе табиблары белән берлектә өлкәннәр өчен сәламәтлек көне үткәрделәр.

Әлмәттә «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылар өчен «Якын кешеләр» төркеме волонтерлары һәм мотоциклчылар берлеге оештырган истәлекле бәйрәм булды.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Җырны танып бел» музыкаль викторинасы әзерләгәннәр.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тормыш кайный, анда тәрбиячеләр генә түгел, «Импульс» отрядының яшь волонтерлары да мөһим роль уйный. Балалар һәр көнне яшелчә һәм чәчәк бакчаларын карыйлар. Алар иртә таңнан ук эшкә керешәләр: түтәлләрдә җирне йомшарталар, яхшылап су сибәләр, чүп утыйлар.

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен мавыктыргыч «Курчак театры» дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Чара катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, дөньяга карашын киңәйтүгә һәм социаль активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Бу дәрес барышында катнашучылар курчак театрының тарихы һәм төрләре белән танышып кына калмадылар, ә үз көчләрен актерлар ролендә сынап карый алдылар.

10 июльдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкә сәләтле гражданнар һәм социаль хезмәт алучылар арасыннан үсмерләр өчен чара оештырдылар.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иртә ярдәм программасын гамәлгә ашыру кысаларында очрашу узды. Үзәк директоры Галина Калашникова очрашуда катнашучыларны балаларга һәм гаиләләргә иртә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән заманча эш методикалары белән таныштырды. Балалар поликлиникасының иртә ярдәм кабинеты табиб-педиатры Гөлнара Солтанова һәм шәфкать туташы Алинә Шакирова махсус кабинетларда булдылар. Бу белгечләргә балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәресләрне оештыру шартлары һәм үзенчәлекләре белән яхшырак танышырга мөмкинлек бирде.

11 июльгә Татарстан Республикасында 2 432 социаль контракт төзелгән: 907 – эш эзләүгә, 955 – шәхси эшмәкәрлек оештыруга, 120 – шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, 332 – башка чараларга.

9 июльдә Хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Казан администрациясендә хезмәт хакы буенча бурычларны каплауны тәэмин итү һәм ведомствоара комиссия эш төркеме эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International