Әлмәттә «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылар өчен «Якын кешеләр» төркеме волонтерлары һәм мотоциклчылар берлеге оештырган истәлекле бәйрәм булды.
Төп вакыйга төрле маркалы һәм модельле мотоциклларның гадәти булмаган шоу-күргәзмәсе булды. Социаль хезмәтләр алучылар тимер атларга сокланып кына калмадылар, байкерлар белән аралаштылар, истәлеккә фотога төштеләр. Моннан тыш, тернәкләнүчеләр өчен макияж һәм рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. Түбән Кама кунакларыннан тәмле ризыклар салынган пакетлар бүләк булды.