Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Җырны танып бел» музыкаль викторинасы әзерләгәннәр.
Катнашучылар бергәләп мультипликацион һәм нәфис фильмнардан җырлар, шулай ук сугыш еллары җырларын танып белделәр, шуннан соң аларны бергәләп рәхәтләнеп җырладылар. Моннан тыш, программага гаилә традицияләре, мәхәббәт турында мәкальләр һәм әйтемнәр, шулай ук җитезлек һәм тапкырлык ярышлары кертелгән иде.
Ахырда йомгак ясалды һәм иң актив катнашучыларга призлар тапшырылды.