9 июльдә Хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Казан администрациясендә хезмәт хакы буенча бурычларны каплауны тәэмин итү һәм ведомствоара комиссия эш төркеме эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә прокуратура, салым хезмәте, хезмәт дәүләт инспекциясе, РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге, ТР Профсоюзлар федерациясе, шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Казанда хезмәт хакы түләүгә бәйле вәзгыятькә анализ ясалды, эшче төркемнең максатлары һәм бурычлары билгеләнде.