Бүген Яр Чаллыда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең структур бүлекчәләре мөдирләре, социаль хезмәткәрләре белән зона киңәшмәсе узды.
Эш ике мәйданчыкта алып барылды. Процесс белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәгенең озак вакытлы карау системасын координацияләү бүлеге мөдире Оксана Куликова җитәкчелек итте.
Эш барышында катнашучылар күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгеченең эшчәнлек алгоритмын искә төшерделәр, имин булмаган балалы гаиләләр белән эшләүдә катлаулы хәлләрнең ачык мисаллары турында фикер алыштылар. Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарны карауда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр, техник тернәкләндерү чараларын куллану мәсьәләләрендә кыйммәтле тәкъдимнәр алдылар.