Питрәч районында сәламәтлек көне

2025 елның 11 июле, җомга

«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Питрәч район үзәк хастаханәсе табиблары белән берлектә өлкәннәр өчен сәламәтлек көне үткәрделәр.

Чара иртәнге зарядка һәм кан басымын үлчәүдән башланды. Табиб-эпидемиолог Мәдинә Абсәламова, табиб-статист Илфат Исмәгыйлев һәм Көек авылы табиблык амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы Ләйсән Хәйруллина җитәкчелегендә катнашучылар хәрәкәт активлыгын саклау өчен күнегүләр башкардылар.

Сырхауханә мөдире, табиб-терапевт Зөлфия Әмирханова өлкән буынга эсселекне җиңәргә һәм сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итә торган кагыйдәләрне искә төшерде, диспансерлаштыру узуның мөһимлеге турында сөйләде, һәркемгә авыруларны профилактикалау буенча белешмәләр тапшырды.

Соңыннан комплекслы үзәк хезмәткәрләре эсседән саклану өчен җилпәзәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International