"Шәфкать" тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле балаларны инваспортка җәлеп итәргә планлаштыра

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районында "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчесе булып "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге танылды. Социаль педагог Наилә Турова җитәкләгән "Терәк-хәрәкәт аппаратына (бочче) зыян килгән балалар өчен уеннар" проекты "Спорт" номинациясендә җиңде.

Проектның максаты  - инвалид балалар өчен махсус учреждение шартларында бочче дәресләре ярдәмендә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балаларны социумга интеграцияләү. Проект бу елның декабреннән 2020 елның июленә кадәр тормышка ашырылачак.

Әлеге проект мөмкинлекләре чикле балаларны ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар командалары булдырырга һәм ИНВАСПОРТКА сәләтле балаларны җәлеп итү өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирәчәк, дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International