Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге тарафыннан үткәрелгән «Безнең як уңганнары» дип исемләнгән социаль хезмәт алучылар арасында үткәрелгән республика конкурсында Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты җиңү яулады.
«Кулинария» номинациясендә социаль хезмәт алучылар Григорий Горбунов һәм Минефәридә Сафиуллина 1 нче урынны алды һәм бүләкләү өчен «Актив озын гомер» махсуслаштырылган күргәзмәсе мәйданына чакырылдылар. Интернат-йортта яшәүчеләр күргәзмәгә килүчеләргә үзләренең кулинария сәләтләрен күрсәтте.
Җиңүчеләргә Диплом һәм сертификатларны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова тапшырды.
Тагын бер җиңүне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Лукойл» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында яулады. «Спорт калейдоскобы» учреждениесе проекты «Спорт» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Социаль проект мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җайлаштырылган спорт уеннары ярдәмендә хәрәкәт итүче аз хәрәкәтләнүче гражданнарны социаль-сәламәтләндерү тернәкләндерүгә юнәлдерелгән. Проектта интернат-йортның пенсионерлары һәм инвалидлары катнашачак.